Уруссу ГРЭС хезмәт коллективы белән чираттагы очрашу узды

27 апрельдә Ютазы муниципаль районы башлыгы Нуриев Р. М. җитәкчелегендәге администрациясенең , шулай ук , эш бирүчеләр арасында булган «Татнефть» оешмасы белән «ТАПАРТ» оешмасы берлегендә төзелгән «Паркер» фирмасы җитәкчеләренең Уруссу ГРЭСы хезмәт коллективы белән чираттагы очрашу узды.

Очрашуда эшсез калган хезмәткәрләргә яңа эшкә урнаштыру турындагы алдагы эш планы яктыртылды. Мара Мирсәет улы үзенең чыгышында буш эш урыннары , халыкны эшле итү үзәгенең юнәлешләре турында гына түгел, ә «ТАПАРТ» заводы белән «Пакер» фирмасы өчен файдалы булган Уруссинск хезмәткәрләре тәкъдим иткән кече бизнесны булдыруга ярдәм итәчәген белдерде. Очрашуга газеталар аша бирелгән белдерүләрне укыган һәм эшләргә янып торган хезмәткәрләр килгән иде. Соңыннан алар үзләренең тәкъдимнәрен тәфсиләп сөйләшергә дип калдылар.

Моннан тыш, Марат Мирсәет улы , үз киләчәкләрен «Пакер» фирмасы һәм «ТАПАРТ» оешмасы белән берлектә күзалламаучылар да үзләренең анкеталарын, киләчәктә Татарстан, Башкортстан һәм Рәсәй эшбирүчеләренә тәкъди митү йөзеннән, барыбер җибәрә алачакларын әйтте.

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган


Нажимая на кнопку «Отправить», я даю согласие на обработку персональных данных и соглашаюсь c условиями пользования и политикой конфиденциальности.