Яңалыклар

«ТАПАРТ» ТСМТЗ көндәлеге. 02.10.2017

Бүгенге көндә Ютазы районы Әбсәләм авылы территориясендә скважина җиһазлары һәм нефтегаз ширкәте өчен технологияләр җитештерү буенча төзелеш эшләре активлаша. Исегезгә төшерәбез, яңадан барлыкка килүче оешма- ул татарстан хакимияте ярдәме белән «Татнефть» оешмасы һәм Башкортстанның «Пакер» ФҖФ берлегендә төзелгән иҗтимагый проект.

«НЕФТЬ, ГАЗ. НЕФТЕХИМИЯ 2017» 24-нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә

«Паркер» ФҖФ һәм «ТАПАРТ» ТСМТЗ «НЕФТЬ.ГАЗ.НЕФТЕХИМИЯ» исемендәге 24 нче Халыкара махсуслаштрылган күргәзмәсендә катнаша. Күргәзмәне тантаналы ачуда Татарстанның премьер-министры Алексей Песошин, ТР сәнәгать министры Альберт Каримов, РФ технология департаменты һәм урман сәнәгате комплексы директоры урынбасары Павел Филаткин, нефть сәнәгате оешмалары президенты Геннадий Шмаль катнашты.

«ТАПАРТ» ТСМТЗ көндәлеге. 21.08.2017

Заводны төзү, дөреcрәге төзүгә әзерлек эшләре дәвам итә. Юл картасы раслаган проект эше үз вакыты белән бара. Ютазы муниципаль районы администрациясе дә читтә калмый, төзү эшләрендә теге яки бу авырлыкларны чишәргә ярдәм итә.

«ТАПАРТ» ТСМТЗ Татарстан Республикасының нефть саммитында катнашты

12 июлдә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Минниханов катнашында традицион Нефть саммиты үтте. Бу чара «Татнефть» оешмасы тарафыннан. «Нептун» ял базасында (Бөгелмә районы Карабаш бистәсе) оештырылды. Болытсыз һәм кояшлы көн сммитны оештыручылар ягында иде.

«ТАПАРТ» ТСМТЗ көндәлеге. 30.06.2017

Көндәлегебезне алып баруны дәвам итәбез. Алдагы ике атнада без ярыйсы гына алга киттек! Үзебезнең хезмәткәрләребездән башка тагын башкаларга да кызыклыдыр дип ышанабыз. Әз-әзләп төзүгә кирәкле барысын да җыйдык, яхшы әйберләр эшсез ятмас бит инде. Шулай итеп булачак бинабызның төп корпусы өчен урын бушаттык.