«ТАПАРТ» көндәлеге

«ТАПАРТ» ТСМТЗ көндәлеге. 02.10.2017

Бүгенге көндә Ютазы районы Әбсәләм авылы территориясендә скважина җиһазлары һәм нефтегаз ширкәте өчен технологияләр җитештерү буенча төзелеш эшләре активлаша. Исегезгә төшерәбез, яңадан барлыкка килүче оешма- ул татарстан хакимияте ярдәме белән «Татнефть» оешмасы һәм Башкортстанның «Пакер» ФҖФ берлегендә төзелгән иҗтимагый проект.

«ТАПАРТ» ТСМТЗ көндәлеге. 21.08.2017

Заводны төзү, дөреcрәге төзүгә әзерлек эшләре дәвам итә. Юл картасы раслаган проект эше үз вакыты белән бара. Ютазы муниципаль районы администрациясе дә читтә калмый, төзү эшләрендә теге яки бу авырлыкларны чишәргә ярдәм итә.

«ТАПАРТ» ТСМТЗ көндәлеге. 30.06.2017

Көндәлегебезне алып баруны дәвам итәбез. Алдагы ике атнада без ярыйсы гына алга киттек! Үзебезнең хезмәткәрләребездән башка тагын башкаларга да кызыклыдыр дип ышанабыз. Әз-әзләп төзүгә кирәкле барысын да җыйдык, яхшы әйберләр эшсез ятмас бит инде. Шулай итеп булачак бинабызның төп корпусы өчен урын бушаттык.

«ТАПАРТ» ТСМТЗ көндәлеге. 19.06.2017

Татарстан Республикасының Ютазы районы Әбсәләм авылындагы яңа завод мәйданчыгыннан вакыйгалар көндәлеген алып бара башлыйбыз. Шулай итеп, башлыйбыз: Үткән атнада элеккеге АКСКиМ җитештерү базасында токарь һәм агач эшкәртүнең ике цехы сүтелде. Техник экспертизаларга караганда, алар алдагы эксплуатациягә яраксыз дип табылгын.