«Татнефть» җәмгыятенең генераль директоры «Тапарт» заводында булды»
«Тапарт» заводы төзелешен тәмамлау, шулай ук аны арытаба үстерү мөмкинлекләре — предприятие оештыручыларының очрашуында тикшерелгән төп мәсьәләләрнең берсе булды.
«Тапарт» тәҗрибә-сынау машиналар төзү заводы — «Татнефть» җәмгыяте һәм Башкортстаннан «Пакер» фәнни-җитештерү фирмасының уртак предприятиесе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 2017 елда төзелде. Заводта нефть тармагы өчен сынау рәвешендәге җиһазлар җитештерү һәм чыгару планлаштырыла, шулай ук киләчәктә Русия, БДБ һәм дөнья җәмәгатьчелегенең алдынгы компанияләре белән бергә инновацион эшчәнлек өчен мәйданчык оештырылачак. Рәсми делегациядә Наил Мәганов, Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, «Пакер» фәнни-җитештерү фирмасы директоры Марат Нагуманов бар иде, алар башкарылган эш һәм уртак предприятиенең арытаба үсеше белән танышты. «Татнефть» җәмгыятенең генераль директоры «Тапарт» директорының эш урыны цехта булуын уңай бәяләде, бу предприятиене тергезү чорында җитештерү барышын тирәнрәк аңларга һәм идарә итәргә мөмкинлек бирә. Заводның җитештерү мәйданчыгында сәнәгать күргәзмәсе оештырылган иде, анда нефть чыгаруның алдынгы ысуллары, шулай ук заманча продукция тәкъдим ителде, мәсәлән, «Татнефть» җәмгыятенең грант акчасына үзаллы автор җитештергән «Машинка» тренажеры тәкъдим ителде. Бу тренажер Баулы шәһәренең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен “Мин булдырам!” үзәге заказы буенча эшләнгән.
Очрашу ахырында кунаклар ТАССРның 100 еллыгына багышланган истәлек аллеясына нигез салды.