Дневник ОЭМЗ «ТАПАРТ» от 02.10.2017

«ТАПАРТ» ТСМТЗ яңалыклары.

Бүгенге көндә Ютазы районы Әбсәләм авылы территориясендә скважина җиһазлары һәм нефтегаз ширкәте өчен технологияләр җитештерү буенча төзелеш эшләре активлаша. Исегезгә төшерәбез, яңадан барлыкка килүче оешма- ул татарстан хакимияте ярдәме белән «Татнефть» оешмасы һәм Башкортстанның «Пакер» ФҖФ берлегендә төзелгән иҗтимагый проект.

Сүзләрдән дә көчлерәк фотосурәтләр: төзелеш дәверендә булачак оешма җирлегендә вакытлы чикләр, үз эшчәнлеген югалткан койманы сүтү, эреп- ябештерү цехын сүтү, яктырту баганасын күчерү һәм өстәмә яктырткычлар кую.

«Пакер» баш инженеры һәм «ТАПАРТ» заводы төзелеше өчен җаваплы Владислав Авзалов хәбәр итүенчә, булачак оешма ңирендә газ тарату калканы куелган, салкын су үткәргече үткәрелгән.

«Булган төзелешләрдән башка, 3600 квадрат метрлы яңа оешма корпусы төзү —алдагы планнарда. Оешмада серияле скважина җиһазы чыгарылачак. Шулай ук тикшерү тармагы да эшләячәк. Киләчәктә территорияне киңәйтү күздә тотыла- икенче этап булып термитик тармак төзү», — дип , ассызыклап китте Авзалов.

Шуны әйтеп китергә кирәк, яңа барлыкка килүче оешманың төп юнәлеше булып, Ютазы районының Уруссу бистәсендәге «Уруссинская ГРЭС»ы ябылу аркасында эш базарында барлыкка килгән киенренкелекне бетерү. Шул максаттан чыгып, «Пакер» фирмасында УГРЭСта эшсез калган 19 хезмәткәр яңадан укып чыктылар һәм эшли башладылар. Тагын берничә кеше эшкә урнашу юлында.

Бу кешеләр тикшерүне яхшы үттеләр, энергетиклардан машинатөзү юнәлешенә укыдылар.. Бүгенге көндә дә «Пакер» фирмасында элеккеге УГРЭС хезмәткәрләре укуларын дәвам итәләр. «ТАПАРТ» заводына кирәкле эшчеләр булып чыгалар. Бу әле иҗтимагый дәрәҗәдә кирәкле булган проектның бер өлеше генә.

Бу проект, «ТАПАРТ» оешмасының төзелүенә, Татарстан һәм Башкортстан ширкәтләренә яңа тармак кына биреп калмыйча, Ютазы районы Әбсәләм авылының үсешенә дә тәэсир итәр дигән ышаныч бирә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *


Нажимая на кнопку «Отправить», я даю согласие на обработку персональных данных и соглашаюсь c условиями пользования и политикой конфиденциальности.