Дневник ОЭМЗ «ТАПАРТ» от 21.08.2017

Күптәннән бездән яңалыклар булмады. Сагынып өлгергәнсездер, ә бәлки кайгыргансыздадыр. Кайгыруларыгыз урынсыз. ТАПАРТ сезне сәләмли! Заводны төзү, дөреcрәге төзүгә әзерлек эшләре дәвам итә. Юл картасы раслаган проект эше үз вакыты белән бара. Ютазы муниципаль районы администрациясе дә читтә калмый, төзү эшләрендә теге яки бу авырлыкларны чишәргә ярдәм итә.

Хәзерге вакытта югары басымлы яңа газ үткәргече трассасын салу эшләре бара. Казылган өлеше федераль юлга килеп тоташкач, оешманың эшләү урынын карау өчен безнең белгечләребез-экологлар карап китәргә булдылар. Алар Әбсәләм авылы тирәсенә һәм аның янындагы тирә-якка экологик куркыныч янамавын расладылар. Рәсемгә күз салыгыз әле  — иксез-чиксез кырлар яшел үлән белән капланган, яфраклар тагын да яшелрәк һәм үзенең зәңгәрлеге белән күк күренә. Хәтта казу эше өчен әйләндереп алынган җирләр дә югары экологиягә ишарәли. Кунакларнын күзәтүе астында федераль трасса уңышлы үтелде һәм тикшерү аша үткән юл аша салынган газ үткәргече патроны проект белән килешенеп эшләнелде.

Газүткәргеч шулай ук дәүләт органнары игътибары астында сузылды. Күзәтүне Көньяк-Көнчыгыш җирлеге органы «ГосСтройнадзор»ның өлкән инспекторы алып барды. Ул барлык эштә нәтиҗәле һәм сак алып барылуы турында инанды.

Ләкин завод газ белән генә яшәми. Аны проектлаштыру башка төрле системаларны кертү һәм чыгаруны күзалдында тота. Җаваплы кешеләр газүткәргечне сузганнарын карап йөргәндә, янгын гидрантын тимербетон коесындагы техник суны суүткәргеченә ялгау эшләре барды. Әбсәләм авылын Аерым хуҗалыгын җирлегендә инженер-геологик эшләре дәвам итте. Шунда ук АКК бинасының төзү конструкциясенә юнәлтелгән техник тикшеренүләр барды. Әбсәләмдәге административ һәм җитештерү мәйданчыкларын электрик белән тәэмин итү тормышка ашырылды. Заводка кирәкле булганнарны кертергә кирәк, булмаганнарын чыгарырга кирәк иде. Шушыңа таянып, тышкы канализация челтәрен сузу өчен инженер-геодезик эзләнүләр барды.

Газүткәргеч турындагы сериалны йомгаклап, газ бүлү подстанциясенең (ГБП) куелышы турында хәбәр итәбез. Күргәнегезчә, бездә бар да баз теләгәнчә бара. Төзелеш алга дәвам итә. Яңа хәбәрләр көтегез.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *


Нажимая на кнопку «Отправить», я даю согласие на обработку персональных данных и соглашаюсь c условиями пользования и политикой конфиденциальности.